Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Новости

“Яңа исем” иҗат лабораториясе.

Бүген музейларыбызда кунакта “Яңа исем” иҗат лабораториясендә катнашучы яшь каләм ияләре һәм аларның остазлары – олпат язучылар булды. Бик күңелле һәм рәхәт очрашу булды бу. Сораулар да күп, җаваплар да төрле.
20 августа 2024 26

“Сибгат Хәким иҗатында туган як”.

15 июль көнне Сибгат Хәким музеенда Казаннан кайткан туганнары белән Күлле Киме мәктәбе укучылары экскурсиядә булдылар. Темасы: “Сибгат Хәким иҗатында туган як”. Әдипнең туган җир турындагы шигырьләрен тыңладылар.
22 июля 2024 53

“Пар канатлар”.

Ш. Мәрҗани музее Комыргуҗа авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Гаилә елы, 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Пар канатлар” исемле бәйрәм чарасы үткәрде. Кичәдә 2024 елда юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр катнашты. Чара Арча районының Ташкичү, Илдус ...
22 июля 2024 47

Без үзебез кунакта!

“Чулпан” балалар сәламәтләндерү лагерында кунак булырга насыйп булды безгә. 4 отрядтан 120 баладан торган әлеге лагерьда искиткеч күңелле чара үткәрдек. Чарабызны ике өлешкә бүлдек: беренче өлеш- мәдәният йортында балалар милли күргәзмә белән танышты һәм осталык дәресендә катнашты; ...
22 июля 2024 44

“Әтнә туган якны өйрәнү музее” кунаклары.

“Әтнә туган якны өйрәнү музее” на кунакка Олы Әтнә урта мәктәбе каршында эшләп килгән “Ромашка” хезмәт һәм ял лагерына йөруче балалар килде. Алар өчен махсус күргәзмә оештырылды. Балалар дикъкать белән тынладылар, сорауларга матур һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Күргәзмә ...
22 июля 2024 50

“Татарларда авыл йорты күренеше”.

Халкыбызның иң күңелле һәм шатлыклы милли бәйрәме – Сабантуйга Әтнә районы Туган якны өйрәнү музее һәм филиаллары ( Сибгат Хәким әдәби музее һәм Шиһабетдин Мәрҗани тарихи музее) хезмәткәрләре “Татарларда авыл йорты күренеше” темасына күргәзмә әзерләде. Бер гасыр элек һәр йортта җиһаз булып торган ...
11 июня 2024 51

Музей хезмәткәрләре спортта да бик актив.

Музей хезмәткәрләре спортта да бик актив. Спартакиада да сынатмадылар. Бадминтон ярышы буенча “Әтнә туган якны өйрәнү” музее директоры Әлфинә Илдар кызы Мөхәммәтҗанова 1 урынны яулады. Афәрин! Горурланабыз
11 июня 2024 39

“Солнце русской поэзии”.

6 июнь – рус әдәбияты классигы А. С. Пушкинның тууына 225 ел. Шул уңайдан Сибгат Хәким музеенда “Солнце русской поэзии” дигән музей дәресе үтте. Музей җитәкчесе әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, презентация ярдәмендә әкиятләренә иллюстрацияләр карадылар, шигырьләрен ...
11 июня 2024 60