Без үзебез кунакта!
22.07.2024
«Чулпан» балалар сәламәтләндерү лагерында кунак булырга насыйп булды безгә. 4 отрядтан 120 баладан торган әлеге лагерьда искиткеч күңелле чара үткәрдек. Чарабызны ике өлешкә бүлдек: беренче өлеш- мәдәният йортында балалар милли күргәзмә белән танышты һәм осталык дәресендә катнашты; икенче өлеш — урамда милли уеннар уйнадылар. Балалар күп булуга карамастан, җайлаштык. Һәр бала актив катнашты. 2 сәгать дәвамында музей хезмәткәрләре белән бер сулышта кайнады. Афәрин!!!