Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Новости

Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Музей хезмәткәрләре мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларга тагын да зур уңышлар, иҗади казанышлар, югары үрләр теләп калабыз.
25 марта 2024 53

“Культурный десант” проекты.

21 март көнне Кукмара районында “Культурный десант” проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре өчен методик семинар узды. Әлеге семинарда сәнгать мәктәбе, музей, библиотека, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Һәр өлкә өчен аерым авылда, аерым төр лекцияләр һәм мастер класслар ...
25 марта 2024 47

Тәрбия сәгате.

Бүген,18 март көнне, Кырым һәм Севастопольнең Россиягә әйләнеп кайтуына 10 ел. Шул уңайдан 4 нче сыйныф укучыларына класс җит. белән берлектә С. Хәким музее җитәкчесе тәрбия сәгате үткәрде. Үткәне, тарихы, истәлекле урыннары белән таныштылар, соңыннан “В родной гаване” исемле фильм ...
25 марта 2024 37

Сибгат Хәким музеенда Түбән Көек мәктәбе укучылары кунакта.

15 нче март көнне Сибгат Хәким музеенда Түбән Көек мәктәбе укучылары кунакта булды. Экскурсиядә шагыйрьнең балачагы турында башл. һәм 5 сыйныф укучылары, ә иҗаты,тормышы, гаиләсе турында 6-9 нчы сыйныф укучылары тыңлады. 15 марта музей Сибгата Хакима посетили учащиеся Нижнекуюкской школы. Для уч-ся ...
25 марта 2024 41

“Ялкын” га – 100″

Сибгат Хәким музее җитәкчесе Хәкимуллина Г. Г. 4 нче сыйныф укучылары белән “Ялкын”га – 100” исемендәге түгәрәк өстәл уздырды. Бердәнбер орденлы журналның үткәне, тарихы, нәширләре белән таныштылар, сәхифәләре буенча фикер алыштылар. Информацион дәрес укучыларга бик ошады.
25 марта 2024 34

Әтнә районы буенча Туристик маршрут.

1 нче март көнне районыбызның Габдулла Тукай исемендәге Авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Әтнә районы буенча Туристик маршрут төзелде. Автобус белән кузгалган әлеге маршрутта “Әтнә туган якны өйрәнү музее”, Бәрәскә Таш мәчете, “Сибгат Хәким музее”на сәяхәт ителде, ...
10 марта 2024 44

“Безнең заман батырлары!”.

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә “Безнең заман батырлары!” дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Кичә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде. Шулай ук очрашуда махсус хәрби операциядә катнашкан авылдаш егетләребезнең әниләре дә ...
10 марта 2024 38

“Солдатка хат” акциясе.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан С. Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары музейда С. Хәкимнең сугышчан юлы турында чыгыш тыңладылар. “Солдатка хат” акциясенә кушылып, соңыннан һәрберсе солдатларга хат яздылар.
10 марта 2024 46

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция.

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем мәктәбе базасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция якташыбыз, күренекле галим, тарихчы, мәгърифәтче, педагог Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү, пропагандалау, үстерү максатыннан үткәрелә. Конференция эшчәнлеге 4 ...
10 марта 2024 57

“Татарның күкрәк бизәгече – ИЗҮ” – осталык ...

Бүген “Әтнә туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре әниләр һәм кыз балалар белән берлектә “Татарның күкрәк бизәгече – ИЗҮ” дип аталган осталык дәресе оештырдылар. Әлеге чара “Бизәк төрләре” лекциясе белән башланып, презентация белән үрелеп барды. Һәр әни-кыз ...
10 марта 2024 34