“Татарның күкрәк бизәгече – ИЗҮ” – осталык дәресе.
10.03.2024
Бүген “Әтнә туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре әниләр һәм кыз балалар белән берлектә “Татарның күкрәк бизәгече – ИЗҮ” дип аталган осталык дәресе оештырдылар. Әлеге чара “Бизәк төрләре” лекциясе белән башланып, презентация белән үрелеп барды. Һәр әни-кыз бирелгән орнаментлар ярдәмендә изү эшләде. Һәр гаиләнең изүе үзенчәлекле булды. Үз эшләнмәсе гаиләләргә бүләк ителде.