Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!
30.03.2026
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Мәдәният – милләтнең көзгесе, рухиятнең нигезе. Ул безнең тормышыбызга матурлык, яктылык, илһам алып килә. Сез – бу байлыкны саклаучылар, үстерүчеләр һәм киләчәк буынга тапшыручылар. Сезнең фидакарь хезмәтегез, иҗади энергиягез, осталыгыгыз районның мәдәни тормышын баета, аны бәйрәмнәргә, истәлекле чараларга, яңа ачышларга бай итә. Күптөрле сәләтләрегез, тырышлыгыгыз, һәр эшкә җан куюыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезнең тырышлык белән халкыбызның гореф-гадәтләре, җыр-моңы, иҗаты һәм тарихы яши. Бәйрәм көнендә һәрберегезгә нык сәламәтлек, чиксез илһам, яңа иҗади уңышлар, гаилә иминлеге һәм шатлыклы мизгелләр телим. Эшегез һәрвакыт күңелле, халкыбыз тарафыннан ихтирам белән кабул ителсен! Хөрмәт белән, Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы!