«Милли үрнәк»
04.05.2026
Бүген музей хезмәткәрләре «Милли үрнәк» программасы белән Күәм урта мәктәбендә булдылар. Балаларга татар милли киемнәре, милли бизәкләре турында сөйләделәр, вакыты күргәзмә белән таныштырдылар һәм милли үрнәкләр ярдәмендә брелог (ключлек) осталык дәресе үткәрделәр.