Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

«Мәрҗани эзләре буйлап»

04.05.2026

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани музееның әйдәп баручы методисты Зиннатуллина З. Р. Комыргуҗа мәктәбенең 6,9-11 сыйныф укучылары өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды. «Мәрҗани эзләре буйлап» дип исемләнгән сәяхәт кысаларында укучылар Яңа Татар бистәсе зиратында, Каюм Насыйри урамында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йорт янында, Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә, галимгә куелган һәйкәл янында булдылар. Мәрҗанинең килене Маһисәрвәр яшәгән йортта урнашкан Татар кәләше музей йортында кунак булдылар.