«Мәктәбем дә, телем дә ул — Тукай»
04.05.2026
24 апрель көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Мәктәбем дә, телем дә ул — Тукай» дип исемләнгән әдәби чара үтте. Укучылар әдипнең Туган телгә, туган якка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен зур горурлык белән сөйләделәр, иҗаты буенча белемнәрен викторина сораулары ярдәмендә ачыкладылар. Татарстанның Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең татар әдәби күгендәге » иң якты йолдыз, маяк, үрнәк» булып торган Г. Тукайга багышлап язган шигырьләре бәйрәм рухын тагын да арттырды. Әдәби кичә укытучы һәм укучыларның «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.