Габдулла Тукай әдәби музеена сәяхәт.
04.05.2026
21 апрель көнне Әтнә урта мәктәбенең 8а, 8б сыйныфы укучылары белән Казан шәһәре Габдулла Тукай әдәби музеена сәяхәт кылдык. Искиткеч матур, эчтәлекле экскурсия белән сөендерделәр безне. Балалар да канәгать калып, тагын барырга теләкләрен белдерделәр. Музей директоры Гүзәл Фәрдиновнага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.