Безнең уңышларыбыз!
04.05.2026
Кеше хезмәтен кадерли белү — киләчәктә зур өметләр һәм ышанычларны аклау белән бердәй. Әтнә районы җитәкчеләре мәдәният өлкәсендә күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Әлфинә Илдар кызы Мәдәният хезмәткәрләре һәм һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бәйрәм матур концерт белән тәмамланды.