Төбәкләр арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту.
2026 елның 3-7 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанга тәҗрибә уртаклашу, танышу максатыннан бай программалы сәфәр кылды. Анда илнең алдынгы мәдәният учреждениеләренең заманча тәҗрибәсе белән танышты.
Делегация составында Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Әлфинә Илдар кызы да катнашты.
Сәфәр программасы очрашулар, экскурсияләр һәм тәҗрибә уртаклашуга бай булды. Һәр музей, мәдәният йорты, тарихи урыннар, мәчетләр, китапханә һәм сәнгать мәктәбе — үзенчәлекле, инновацион алымнар белән эшләнелгән, цифрлы хезмәтләрне үстергән һәм мәдәни мирасны саклауга зур өлеш керткән иң зур һәм заманча үзәкләр.
Делегация Фәргана өлкәсе хәкимиятенә җылы кабул итүе, кунакчыл булуы һәм әһәмиятле очрашуны оештыруда ярдәм итүе өчен ихлас рәхмәтен белдерә! Үзбәкстанлы хезмәттәшләр белән очрашулар һәм фикер алышулар кыйммәтле тәҗрибәне үзләштерү генә түгел, ә киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлеккә нигез салу мөмкинлеген бирде.
Мондый сәфәрләр төбәкләр арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыта, белгечләрнең профессиональ үсешенә ярдәм итә һәм мәдәният учреждениеләре киләчәге өчен яңа офыклар ача.