Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

21 март — Нәүрүз бәйрәме!

23.03.2026

21 март — Нәүрүз бәйрәме. Ул яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Көн белән төн тигезләшкән бу көнне борынгы бабаларыбыз язгы чәчү алдыннан Яңа ел буларак билгеләп үткәннәр. Шул уңайдан Күлле Киме мәктәбе укучылары һәм «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен зур бәйрәм оештырылды. Кышны озатып, язны каршыладылар. «Кыш бабай» һәм «Нәүрүзбикә» командаларына бүленеп, үзара ярыштылар, үзара көч сынаштылар. Ботка пешереп, самовар чәе һәм күчтәнәчләр белән сыйландылар. Кунак булып, укучылар янына Кояшкай да килде.

21 марта Науруз — праздник прихода весны и Нового года по астрономическому солнечному календарю тюркских народов. В честь этого дня в Кулле-Киминской школе имени Сибгата Хакима был проведен большой праздник для учащихся и для детей детского сада «Чулпан». Учащиеся соревновались в двух командах : «Кыш бабай» и «Наурузбикя». Гостья нашего праздника — Солнышко наше ясное. Варили кашу, пили чай из самовара. Сфотографировались все вместе на память.