«Туган җиребездә без яңадан бергә!»
23.03.2026
Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Туган җиребездә без яңадан бергә!» дигән исем астында тарихи дәрес үткәрелде. Ул Кырым һәм Севастопольнең Россиягә әйләнеп кайтуына багышланды. Бу — зур тарихи әһәмияткә ия булган вакыйга, инде 12 ел бәйрәм ителә. Музей җитәкчесе кыскача мәгълүмат биргәннән соң, укучыларга «Тарихи бергәлек» дигән фильм күрсәтелде.