X Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге районара фәнни-гамәли конференциясе.
X Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге районара фәнни-гамәли конференция эшчәнлеге 5 юнәлешле секциягә бүленде: 1. “Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт ” (Г.Тукай) – Ш. Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗади мирасы, 2. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде Үлемем дә яңгырар җыр булып” Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу, 3. “Халкым өчен мәңге кирәк туган телем…” туган телгә багышланган, 4. “Уңышның сере -эшне башлауда” инглиз теле буенча, 5. “Тукай иҗатында тәрбия мәсьәләләре чагылышы” Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.Секцияләр эшендә Әтнә, Арча, Балтач, Апас районы мәктәп укучылары, төрле фән укытучылары катнашты.
Деятельность X межрайонной научно-практической конференции имени Шигабутдина Марджани была разделена на 5 секции, в работе которых приняли участие учащиеся и учителя школ Атнинских, Арских, Балтасинских, Апаских районов.