«ТизЛәгән” тау шуу фестивале.
7 нче февраль көнне Иске Өҗем авылында “Нугай» тавы янында «ТизЛәгән” тау шуу фестивале гөрләп узды.
Бәйрәмгә мәдәният министрлыгыннан фестиваль һәм бәйге программалары бүлегенең бүлек мөдире Каримуллин Нияз Ришат улы кайтып фестивалебезне югары бәяләде
Район халкы һәм килгән кунаклар өчен төрле мәйданчыклар эшләде:
“ТөпЛәгән” мәйданчыгы (төп сәхнә-дәртле җырлар,күңелле кышкы уеннар, эстрадабызның танылган җырчылары Рафил Җәләлиев, Эльмира Гильфанова, Зәринә Хасаншина һәм районыбызның үзешчәннәре чыгышы );
“Балачак” мәйданчыгы (балалар өчен уеннар,ярышлар һәм ачык микрофон);
“ТизЛәгән” тау шуу мәйданчыгы (“Нугай” тавында ярышлар);
“Милли Ләгәнчек” мәйданчыгы (төрле халыкларның милли уеннары);
“Кайнар Чәй” мәйданчыгы (кайнар чәй һәм коймактан авыз итү).
Көндезге 11:00 дә башланган бәйрәм 15:00 кә кадәр сузылды. Һәм әлбәттә әлеге бәйрәмдә без – музей хезмәткәрләре дә катнаштык. Милли уеннар уйнату белән берлектә, үзебез дә уеннарда актив катнаштык.