Татар милли киемнәре тарихы.
Бүген Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп мәктәбе укучылары өчен китапханә, авыл мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре татар милли киемнәре тарихы буенча мәдәни белем бирү чарасы- дәрес үткәрделәр. Халкыбызның милли киемнәре тарихы, традицияләр белән таныштылар, аннан соң киемнәрдән һәм китаплардан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Калфак ясау ысуллары белән танышкан өлкән сыйныф кызлары үз куллары белән үзләре теләгән төсләрдән матур калфаклар эшләделәр. Дәрес ахырында бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Для учащихся Кулле-Киминской основной школы работники дома культуры, библиотеки и музея Сибгата Хакима провели культурно-образовательное мероприятие “История и традиции национальной одежды татарского народа” . Рассказали о далекой истории татарской одежды, показали временную выставку нац.одежды, обуви, головного убора, из книг. Девочки старших классов сами смастерили для себя калфак. В конце занятии сфоткались на память.