“Югалган китапханә!”
20.01.2026
Бүген Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Комыргуҗа мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 208 ел тулуга багышланган “Югалган китапханә” исемле эшлекле уен үткәрелде. Мәрҗани гомере буе эчтәлеге буенча иң кыйммәтле булган китапларны җыйган. Ләкин килеп туган тарихи вакыйгалар, галимнән соңгы буыннарның ваемсызлыгы аркасында аның китапханәсенең күп өлеше югалган. Без укучылар белән уен формасында Мәрҗанинең бай китапханәсе югалуда гаеплеләрне эзләп табарга тырыштык.
Сегодня в музее Шигабутдина Марджани для учащихся 8 класса Коморгузинской школы провели деловую игру “Утерянная библиотека”, посвящённая 208-летию со дня рождения Шигабутдина Марджани. Марджани на протяжении всей своей жизни собирал, выписывал, покупал наиболее ценные по содержанию книги. Но из-за сложившихся исторических ситуаций, из-за халатности потомков часть его библиотеки была потеряна. Мы с учащимися в игровой форме попытались отыскать виновников.