Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тууына 208 ел.
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889)
Бүген татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, зур галим, фикер иясе, философ, атаклы педагог һәм дин әһеле Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тууына 208 ел. Ул татар дөньясының иң хөрмәтле, иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Замандашы Акмулла аны “кояшка” тиңләгән, Тукай исә “даһи” дигән, Г. Ибраһимов “бөек остаз” дип атаган. Мәрҗани күпкырлы, энциклопедик колачлы галим булган. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, этнография, археология, әдәбият, тел белеме, астрономия, география, халык иҗаты һәм башкалар.
Галимнең хезмәтләре фикер азатлыгы, кеше акылына хөрмәт белән сугарылган һәм аларда искиткеч кыю, тирән мәгънәле, төпле фикерләр әйтелгән.
Шигабутдин Марджани (1818-1889)
Сегодня исполняется 208 лет со дня рождения выдающегося представителя татарского просветительского движения, крупного учёного, мыслителя, философа, выдающегося педагога и религиозного деятеля Шигабутдина Марджани. Он считается одним из самых уважаемых и известных личностей татарского мира. Современник Акмулла отождествлял его с “солнцем”, Тукай с “гением”, Г. Ибрагимов с “великим наставником”. Марджани был разносторонним, энциклопедическим учёным. Его научная деятельность многоотраслевая: история, этнография, археология, литература, языкознание, астрономия, география, народное творчество и другие.
Труды учёного проникнуты свободой мысли, уважением к человеческому разуму и в них выражены удивительно смелые, глубокие, содержательные мысли.