Балкы, Әтнә, илебез киңлегендә!
1990 елның 25 октябрендә Әтнә районы кабаттан торгызылды. Ә быел районыбызның күркәм юбилее – 35 еллык туган көне.
Бер караганда әллә ни зур дата да кебек түгел. Әмма шушы еллар эчендә башкарылган никадәр хезмәт, тырышлык, үсеш, уңыш… санап бетерә торган түгел.
Әтнә – мәйданы буенча Татарстанның иң кечкенә районы булып тора, нибары 681,4 кв.км тәшкил итә. Халык саны күп түгел. Биредә кара алтын да бәреп чыкмый, поезд юллары да, олы юл-трассалары да юк. Әмма иң зур байлыгы – алтын куллы, бәхетен эштә тапкан, хезмәтне сәнгать итеп яши белгән эшчән халкы, уңган терлекчеләре, батыр игенчеләре бар.
“Әтнә”, Әтнәм”, диеп юкка гына халык җырларына кермәгән бу сүзләр. Аның искиткеч бай, гүзәл дә, шанлы да тарихы бар. Аның гасырлар аша милләтебезнең асылын, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасларын саклап килгән сынмас рухы, үз җаны бар!
Әтнә районы кабат оешканнан соң, башкарылган эшләр тарих битләрендә уелып калган якты, гүзәл чор. Бүгенге көндә башкарылган хезмәтләрне санап үтү дә кирәкмәстер, чөнки барысы да һәркемнең күз алдында. Шулай да район үзәгендә һәм авылларда салынган асфальт юллар район халкын гүр газабыннан коткарды, дисәк тә ялгыш булмастыр. Бу хакта газета укучыларыбыз үзләре әйтерләр.
Тагын бер горурлык, ул чорда хыяллана да алмаган бәхет – күрше районнарның гына түгел, хәтта күрше республика халкы көнләшерлек хезмәт – район авыллары тулысынча газлаштырылды. Район үзәгендә, авылларда төрле социаль объектлар төзелде. Үзәктә: больница, мәдәният һәм спорт үзәге; яңа мәктәп, бассейн, ял паркы һәм башкалар, авылларда: яңа мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлеге биналары сафка басты. Моннан тыш, күпме объектларга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Авыл җирлекләрендә дә ял парклары булдырылды. Районны төзекләндерү, яңарту эшләре бүгенге көндә дә дәвам итә.
Авыл хуҗалыгына килсәк, Әтнә районы сөт җитештерү буенча алдынгы районнарның берсе.
Мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә дә ирешкән уңышларыбызны санап бетергесез. Мәдәният белән сугарылган, сәнгать белән ашланган, мәгърифәт нуры иңдерелгән уңышлы туфракта туган данлыклы шәхесләребез – районыбыз горурлыгы.