Музеебыз кунаклары!
24.09.2025
Арча районының 6 – 8 сыйныфы укучылары бүген Әтнә районында кунакта. Бүгенге экскурсия һөнәри юнәлештә. Укучыларны бүген Әтнә авылы хуҗалыгы техникумына, районыбыз музейларына, Әтнә театрына, Бәрәскә мәчетенә, “Чулпан” лагерына һәм фермаларга сәяхәт көтә. Бик күңелле һәм файдалы очрашу булыр дип ышанып калабыз, чөнки мондый сәфәрләр коллективны берләштерә һәм күңелле истәлекләр калдыра.