Музеебыз кунаклары.
Бүген музеебызда кадерле кунаклар: филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Дания ханым Сәлимова (ул Казанда Сибгат Хәким урамында яши) үзенең сабакташ дуслары, 1976-1982 елларда КДУның данлыклы “Каз канаты” ансамблендә бергә биегән дуслары Гөлнар, Сания ханымнар, Вилсур әфәнде белән экскурсиядә булды. Университет елларындагы күңелле мизгелләрне искә төшердек, истәлек өчен фотога да төштек.
Сегодня в музее дорогие гости – доктор филологических наук, профессор, выдающийся деятель науки Татарстана Дания ханум Салимова (она живет в Казани на улице поэта Сибгата Хакима) со своими однокурсниками, друзьями Гульнар и Сания ханум, Вилсур эфэнде. Для них была проведена экскурсия по обеим залам музея. Вспомнили юные студенческие годы, сфотографировались на память.