Ары авылында “Бәрәңге бәйрәме” булып үтте. Үзенә генә хас йолалары, төрле милләт коллективлары чыгышы, күргәзмәләре, тәмле ризыклары белән һәркемне җәлеп итте. Музей хезмәткәрләре дә бәрәңге язмышына хас күргәзмә оештырды. Бәрәңге тәмле итеп пешеп өстәлгә куелганчы шактый юл үтүен тасвирладылар.
“Бәрәңге бәйрәме”.
27.08.2025