Луиза апа Әһли кызы Шәмсиеваның туган көне – юбилее!
Кадерле Луиза апабыз! Сез районыбызда беренчеләрдән булып музей оештырдыгыз, анда озак еллар җитәкчелек итеп, гомерегезне багышладыгыз. Сезнең хезмәтегез даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итте. Куйган хезмәтегез күпләр сокланырлык һәм үрнәк алырлык. Сезне туган көнегез белән ихлас куңелдән котлыйбыз! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Сезгә тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдаш булсын. Сәламәтлек, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез. Районыбызның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен ихлас күңелдән чиксез рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп Әтнә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре.