Татар халкының милли бәйрәме -Сабантуй.
15.06.2025
Татар халкының милли бәйрәме -Сабантуе гөрләп үтеп китте. Әтнә районы кунаклар кабул итте. Барлык якташлар, кардәшләр, дуслар, туганнар җыелды. Милли бәйрәмебез җыр, бию, уен, күңел ачу белән үрелеп барды. Музеебыз йортына да халык агылды. Йорты күренеше белән кызыксынды. “Изү” осталык дәресендә теләп катнашты. Һәр елны да шулай күрешеп торырга насыйп булсын






