“Сагынмаклык”
15.06.2025
4 июнь – Татарстан республикасының Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллык юбилее уңаеннан музейда “Сагынмаклык” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бәйрәмдә үзләренең тәрбиячеләре белән Күлле Киме мәктәбе “Кояшкай” лагерена йөрүче балалар катнашты. Лена Шагыйрьҗанның туган тел, туган якка багышланган, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, истәлекләр белән үрелеп барды.
4 июня – 80-летний юбилей Народного поэта РТ Лены Шакирзяновой. В музее был проведен для детей пришкольного лагеря “Кояшкай” Кулле-Киминской школы литературный вечер под названием “Сагынмаклык”. Читали стихи о родном языке, о родном крае, а также стихи, посвященные для детей; слушали песни на ее слова, делились воспоминаниями.