Лена Шагыйрьҗанның тууына – 80 ел
Лена Шагыйрьҗанның тууына – 80 ел
Татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Галимҗан кызы Шакирҗанованың тууына – 80 ел. Аның бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигырьләре йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора. Л. Шакирҗанова поэзиясенә лирик-публицистик характер, шулай ук үзенчәлекле аһәң, милли төсмер хас.
Аның әдәби иҗат даирәсеннән балалар дөньясы да читтә түгел: яшь буында әдәбиятка, милли сәнгатебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү эшенә ул үзеннән җитди өлеш кертә, балалар һәм яшьләр тормышыннан шигъри әсәрләр иҗат итә («Канатлы ат», 1999).
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда республикабызныөң Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының Халык шагыйре исеме бирелә.
2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнгән.