Бөек Җиңү көне!
21.05.2025
Быел елыбыз горур даталардан башланды — Бөек Җиңүгә 80 ел. Бүген зур бәйрәм — Бөек Җиңү көне. Районыбызда бәйрәм көненә зур чара үткәрелде. Җиңү стенасы ераклардан балкыды. Парад атлаучылар белән горурланырлык иде. Ә бәйрәм концерты һәр килүчене, ветераннарыбызны, кунакларыбызны таң калдырды. Музей хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмне оештыруда үз көчләрен кертте. » Сугыш чоры ядкарьләре» вакытлы күргәзмә, балалар өчен мастер- класс оештырды.
Бүгенге көнебезнең якты, тыныч, матур булуы өчен үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган якташларыбызны, батырларыбызны, ветераннарыбызны онытмыйк. Алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә!

