Музеебыз кунаклары!
09.05.2025
27 апрель көнне Сибгат Хәким музеена Яшел үзәндә яшәүче, 1961-1971 елларда Күлле Киме мәктәбендә укыган Нурия ханым үзенең кызы, улы, оныгы белән экскурсиягә килде, “С.Хәкимнең авылга кайтуы” фильмын караганда, классташларын, үзен дә күреп, мәктәп елларын искә төшерде. Үзенең класс җитәкчесе Нәкыя апа Сәфәрова турында сагынып сөйләде.
27 апреля в музее Сибгата Хакима на экскурсию приехала из г. Зеленодольска Нурия Файзуллина со своими детьми и внуком. Она в 1971 году окончила Кулле-Киминскую среднюю школу. При просмотре фильма она увидела себя и одноклассников, вспомнила свои школьные года, классного руководителя Сафарову Накию Фатыховну.