Әтнә районы буйлап сәяхәт
27.04.2025
Әтнә районы буйлап сәяхәтебез дәвам итә. Сәяхәтебезне Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студентлары башлап җибәрде. Сәяхәт Әтнәбез тарихы белән башланып китте. Төрле төбәкләрдән тупланган төркем укучылары өчен бик кызыклы булды. Сәяхәтебез Әтнә районының тарихи урыннарында тукталу белән дәвам итте. Һәр тукталыш яңа фикерләр туплатты. 2,5 сәгать дәвамында тын да алмый безнең белән булган студентларга һәм җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез