Безнең уңышлар!
31.03.2025
Бүген Р.Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йортында Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды.Әлеге җыелышта Әтнә районы профсоюз оешмасының эшчәнлеге турында сөйләнде. Конференция кысаларында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисенә кандидатлар каралды.
Җыелыш ахырында мәдәният хезмәткәрләренә Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы тапшырылды. Ш. Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә Рафаэль кызы да әлеге мактауга лаек булды. Зур уңышлар теләп котлыйбыззз 💐💐💐