Безнең уңышлар!
31.03.2025
Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бик матур очрашу үтте Әтнә дәүләт драма театры залында. Мәдәният өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, иң матур теләкләр әйтелде, искиткеч концерт программасы күрсәтелде. Әтнә туган якны өйрәнү музее хисапчысы Мәүлетдинова Ясминә Рәфхат кызы Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе, Сибгат Хәким музее җитәкчесе Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы Әтнә районы башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Горурланабыз кызлар💐Тагын да яңа уңышларга ирешергә, бергә – бердәм эшләргә насыйп булсын