“Татар мәдәниятенең якты йолдызы”
14 февраль көнне мәгърифәтче, галим, укытучы, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның (14.02.1825 – 20.08.1902) тууына 200 ел тулу уңаеннан музейда Күлле Киме мәктәбенең 2-4, 6-7 сыйныф укучылары өчен “Татар мәдәниятенең якты йолдызы” дигән темага музей дәресе узды. Хакимуллина Г.Г. олуг галимнең тормыш юлы, эшчәнлеге, басылган китаплары белән таныштырды, соңыннан укучылар өчен К. Насыйри музеена виртуаль экскурсия ясалды.
Габделькаюм Габденнасырович Насыров (Каюм Насыйри-14 февраля 1825 — 20 августа 1902) — татарский учёный-этнограф, литератор и просветитель XIX века родился 14 февраля. К 200летию со дня рождения в музее Сибгата Хакима для учащихся 2-4, 6-7 классов Кулле-Киминской школы провели музейный урок на тему “Татар мәдәниятенең якты йолдызы” ( “Яркая звезда татарской культуры”). Хакимуллина Г. Г. ознакомила учащихся с жизнью, деятельностью, изданными книгами великого ученого, а затем для учащихся была проведена виртуальная экскурсия в музей К. Насыри.