Милли музейда республикакүләм семинар.
02.02.2025
Бүген Татарстан республикасы Милли музеенда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” Республикакүләм семинары узды. Әлеге семинарда барлык музей җитәкчеләре дә катнашты. Үткән эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар төзелде. Мондый семинарлар һәр квартал саен узачагын җиткерделәр. Шулай ук музей хезмәткәрләренә Рәсәй музейларыннан җыелган Кытай коллекциясенә экскурсия үткәрелде. Очрашу кайнар чәй һәм тәмле ризыклардан авыз итү белән төгәлләнде.