“Сугыш чоры ядкарьләре”
02.02.2025
Әтнәбездә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде. 31 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә зур чара үтте. Әфганстан, Чечня сугышларын татыган, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез кунак буларак чакырылдылар. Матур сүзләр, изге теләкләр, йөрәктән чыккан хисләр, барысы да әйтелде. Концерт номерлары бәйрәмне тагын да тулыландырды. Фойе өлешендә “Әтнә туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре “Сугыш чоры ядкарьләре” исеме астында вакытлы күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмә бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.