“Сибгат чишмәсе”бәйгесенең финалы үтте.
16.12.2024
Бүген Күлле Киме авылы Сибгат Хәким музеенда “Сибгат чишмәсе” республикакүләм шигырь сөючеләр бәйгесенең финалы үтте. 106 катнашучының 32 се җиңүче исемен яулады. Һәр җиңүче диплом, истәлекле бүләк һәм статуэтка белән бүләкләнде. Мөхтәрәм жюри да махсус бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге тагын ике елдан үткәреләчәк. Барыгызны да чакырып калабыз!!!