/ Новости / "Сибгат чишмэсе" бәйгесенең сайлап алу туры. “Сибгат чишмэсе” бәйгесенең сайлап алу туры. 16.12.2024 Бүген Күлле Киме мәдәният йортында “Сибгат чишмэсе” республикакүләм әдәби шигырь сөючеләр бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бәйгедә 106 катнашучы чыгыш ясады. Алар арасында ерак – якын районнардан һәм Әтнә районыннан шигырь сөючеләр катнашты. Мөхтәрәм жюри: Данил Сәлихов, Луара Шакирҗанова, Миләүшә Насыйбуллина, Гүзәл Төхвәтова һәр катнашучыны тыңлады, үзенең нәтиҗәсен чыгарды. Ә нәтиҗәләр исә 9 декабрь көнне сайтларыбызда чыгачак. Барлык килүчеләргә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә җиңүчеләрне 10 декабрь көнне сәг. 10.00 дә Сибгат Хәким музеенда көтеп калабыз