“Әнием-кадерлем”.
03.12.2024
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Күлле Киме мәктәбенең 1-7 сыйныф укучылары өчен Сибгат Хәким музеенда “Әнием-кадерлем” дигән темага музей сәгате үткәрелде. Авылдаш әдипләребез һәм күренекле кешеләребезнең әниләре Газизә апа, Хәтирә апа, Нәкыя апаларга багышланды бу чара. Соңыннан шул темага багышланган шигырьләр сөйләп, әңгәмә уздырылды.