Гомәр ага Мәрдәновның туган көне.
Бүген – Әтнә театрының атасы, кадерле режиссерыбыз – Гомәр ага Мәрдәновның туган көне ! Исән булса, аңа бүген 94 яшь тулган булыр иде…
Гомәр аганың туган көненә багышлап театрыбызда яңа спектакль чыгару гадәткә керде. Быел премьера көне нәкъ менә көненә – 15 ноябрьгә туры килә!
Спектакль дә Әтнә театры, Гомәр ага Мәрдәнов язмышына символик: Туфан Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы.
“Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен Гомәр Мәрдәнов 1974 елда куя.
Премьера башта 1974 елның 28 декабрендә Яңа Кишет авылында, Олы Әтнәдә исә 1975 елның 18 гыйнварында була.
Спектакльнең рәссамы – Әнәс Тумашев
Спектакльдә үзешчән артистлар – Тәлгать Шаһиев, Мөбарәк Хәсәнов, Гөлнур Хәкимова, Вәсилә Диңгезбаева, Әзһәрия Хәйруллина, Рәфкать Хәкимов, Фердинанд Абдуллаҗанов, Гомәр Мәрдәнов, Ирек Садриев, Альмира Шәрәфиева катнаша.
Фотоларда – Гомәр ага Мәрдәнов; спектакльдән фото – 1974 ел