«Күлле Киме — балан, миләш иле».
16.10.2024
14 октябрь — Тыюлык эше хезмәткәрләре көне уңаеннан Сибгат Хәким музеенда Күлле Киме мәктәбе укучылары белән «Күлле Киме — балан, миләш иле» дигән темага әдәби-экологик кичә үтте. Бу кичәдә «Ашыт» заказнигы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Габдрахманова Г. И.катнаштылар, бүләкләр тапшырдылар. Музей җитәкчесе Хакимуллина Г. Г.ның «Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗан иҗатында табигать » дигән темага чыгышы презентация белән барды. Укучылар Халык шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, соңыннан викторина уздырылды. С. Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады.