“Күлле Киме – балан, миләш иле”.
16.10.2024
14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көне уңаеннан Сибгат Хәким музеенда Күлле Киме мәктәбе укучылары белән “Күлле Киме – балан, миләш иле” дигән темага әдәби-экологик кичә үтте. Бу кичәдә “Ашыт” заказнигы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Габдрахманова Г. И.катнаштылар, бүләкләр тапшырдылар. Музей җитәкчесе Хакимуллина Г. Г.ның “Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗан иҗатында табигать ” дигән темага чыгышы презентация белән барды. Укучылар Халык шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, соңыннан викторина уздырылды. С. Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады.