Журналистлар десанты.
16.10.2024
Бик күңелле, рәхәт очрашу булды Әтнәбездә18 төбәктән килгән 50 ләп журналистлар бер сафта. Кечкенә генә район белән кызыксыну, ул үзе зур горурлык хисе тудыра. Кунакларыбыз Ш. Мәрҗани, Сибгат Хәким музейларында, Таш мәчеттә, Ябынчы авылында сәяхәт иттеләр. Әтнә тарихы аларның юлдашы булды. Р. Бикчәнтәев ис. Бәрәскә мәдәният йортында искиткеч концерт карадылар. Аларның уй- кичерешләре чиксез иде. Бер – бер артлы фикерләрен, хисләрен, рәхмәтләрен җиткерде алар. Оештыручыларга, катнашучыларга, кунакларга зур рәхмәт