Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Халыкара музейлар көне.

20.05.2024

1977 елдан башлап 18 майда – Халыкара музейлар көне, музей хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Безнең районыбызның Туган якны өйрәнү музее һәм филиаллары (Сибгат Хәким музее, Шиһабетдин Мәрҗани музее) хезмәткәрләре шушы бәйрәмне үзенчәлекле тантана белән каршы алды. 16 май көнне бу бәйрәм килгән кунаклар өчен музей ишегалдында театральләштерелгән тамаша белән башланды. Борынгы эш кораллары һәм татар милли киемнәре күргәзмәсен карау һәм бәйрәмдә катнашу өчен Әтнә һәм Күәм мәктәбе укучылары, укытучылары, Олы Әтнә, тирә-күрше авыл өлкәннәре һәм яшьләре дә килгән иде. Музей хезмәткәрләренең чыгышы, кайбер эш коралларын кулларына тотып эшләү: киледә орлык төеп, борынгы иләк белән он иләп карау, әби-бабаларыбыз киеп йөргән киемнәрне киеп карау кебек шөгыльләр кунакларның күңеленә хуш килде. Татар авылларында яшьләр арасында уйналган борынгы милли уеннар һәркемне кызыксындырды, ул уеннарда Әтнә мәктәбе укучылары чын күңелләреннән бик актив катнашты.
С 1977 года 18 мая отмечается Международный день музеев, профессиональный праздник музейных работников. Сотрудники краеведческого музея и филиалов Атнинского района (музей Сибгата Хакима, музей Шигабутдина Марджани) встретили этот праздник с особой торжественностью. 16 мая этот праздник начался для посетителей театрализованным представлением во дворе музея. Посмотреть выставку старинных орудий труда и татарских национальных костюмов и принять участие в празднике приехали учащиеся, учителя Большеатнинской и Кубянской средних школ, взрослые и молодежь из села Большой Атни и окрестных сел. Гостям понравились выступления сотрудников музея, работа с некоторыми инструментами: просеивание семян, просеивание муки старинным ситечком, примерка одежды, которую носили наши бабушки и дедушки. Всех заинтересовали старинные национальные игры, проводимые в татарских деревнях среди молодежи, в которых приняли активное участие учащиеся 7 и 8 классов Большеатнинской средней школы.