Бөек Җиңү көне.
20.05.2024
Бүген Бөек Җиңү көне уңаеннан районыбызның «Туган як» паркында зур чара булып узды. Әлеге чарада «Әтнә туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре дә читтә калмады. «Открытка Победы»-«Җиңү открыткасы» ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Бәйрәмгә килгән олысы да, кечесе дә читләп үтмәде. Туганнарына, якыннарына бүләк итер өчен Открытка ясадылар. Янәшәбездә утырган Солдат егете белән фотога төштеләр.