Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Осталык дәресе.

03.04.2024
Бүген “Әтнә туган якны өйрәнү музее” хезмәткәрләре “Татар халкының бизәнү әйберләре” исеме астында осталык дәресе оештырдылар. Әлеге дәрес 13-14 яшьлек яшүсмер кызлар арасында үткәрелде. Аларга презентация ярдәмендә татар бизәнү әйберләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң кызлар милли алкалар һәм брошь ясау осталыгын үзләштерделәр. Һәр катнашучы үз фантазиясен кулланып, төрле төрдәге, төстәге алкаларны булдырдылар. Һәр эшләнмә үзләренә бүләк ителде.