Сибгат Хәким музеенда кунакта.
08.01.2024
Районыбызның Олы Мәңгәр, Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылларыннан “Асылташ” клубына йөрүчеләр Сибгат Хәким музеена кунакка килделәр. Аларга музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Экспонатлар, күргәзмәгә куелган этнографик материаллар аларга бик ошады. Соңыннан фильм күрсәтелде.
Музейга “Мәңгәр авылы шәҗәрәсе” дигән китап бүләк иттеләр.