Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

“Буыннар очрашуы” – “Встреча поколений”

30.12.2023

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә “Буыннар очрашуы” кичәсенә моннан 65 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар хатын-кызларының язмышын яктыртып күпсанлы китаплар иҗат иткән галимә Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы һәм Татарстан республикасының атказанган энергетигы, Арча РЭСында 40 елдан артык хезмәт куйган, туган ягында игелекле хезмәт куйган Вахитов Дамир Хафиз улы килде. Укучылар белән очрашуда алар үзләре укыган мәктәп, укытучылар, шул чор тормышы турында сөйләделәр. Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар, үзләренә багышланган экспозиция белән таныштылар. Биктимерова Т. Ә. музейга үзенең туган авылына багышланган китабын бүләк итте. Истәлек өчен укучылар белән дә, мәдәният хезмәткәрләре белән дә фотога төштеләр.

В МБОУ “Кулле-Киминская ООШ им.Сибгата Хакима” на вечер “Буыннар очрашуы” ( “Встреча поколений”) приглашены выпускники школы, которые окончили 65 лет назад – кандидат исторических наук, Заслуженный работник культуры Республики Татарстан, создатель многочисленных книг о судьбах выдающихся татарских женщин Биктимирова Тамина Ахметовна и Заслуженный энергетик Республики Татарстан, более 40 лет проработавший на Арском РЭС, добросовестный труженик Вахитов Дамир Хафизович. На встрече с учащимися они рассказали о школе, в которой учились, об учителях, о жизни того времени. Побывали на экскурсии в музее Сибгата Хакима, ознакомились с посвященной им экспозицией. Биктимирова Т. А. подарила музею свою книгу, посвященную родному селу. На память сфотографировались и с учащимися, и с работниками культуры.