Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Атнинский районный краеведческий музей»

Часы работы


ПН-ПТ - 8.00-17.00
Обед - 12.00 - 13.00
СБ-ВС - выходной

Еллык эш нәтиҗәләре.

30.12.2023

11 октябрь көнне районыбызның Күшәр авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләре буенча семинар булып узды. Районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы Абдуллина үз чыгышында мәдәният секцияләренең (алар бездә дүртәү) еллык эшенә югары бәя бирде, республика алдында районыбыз абруен күтәрүгә өлеш керткән һәр чара, һәр эш бары тик уртак максат, уртак хезмәт нәтиҗәсендә генә килүен ассызыклады. Чыгыш ясаган мәдәният секторы директорлары үз эшләренең төп бурычларына, эшләренең нәтиҗәләренә тукталдылар.Чыгышлар еллык эш барышын чагылдырган презентацияләр белән тулыландырылды.
Бу җыелышта Әтнә район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы Каюмов катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан мәдәният өлкәсендәге тырышлыклары өчен хезмәткәрләргә республика, район һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.