Бүген Әтнә туган якны өйрәнү музеенда студентлар.
04.10.2023
Бүген Әтнә туган якны өйрәнү музеенда Г. Тукай ис. авыл хуҗалыгы техникумының 1 нче курс студентлары кунакта булды. Аларның музейга керүләре очраклы гына түгел. Техникум укучылары “Советская урамы буйлап” дип исемләнгән сәяхәткә чыкканнар. Олы Әтнә авылы белән танышу нәкъ менә әлеге урамнан башланган да. Әтнәбез белән танышырга теләгән һәркемгә шат без.