“Бәрәңге” бәйрәмендә булдык…
04.10.2023
Ары авылында үткән “Бәрәңге” бәйрәмендә булдык бүген. Әлбәттә бәйрәмгә буш килмәдек, “Бәрәңге тормышы” вакытлы күргәзмәсен оештырдык. Әлеге күргәзмә бәрәңге утырту, алу, эшкәртү әсбапларыннан, аны чистарту, пешерү җайланмаларыннан һәм чәй өстәленнән гыйбарәт иде. Бәйрәмгә килгән һәр кунак кызыксынып, истәлеккә фотоларга төштеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.