«Чулпан» балалар лагерында кунакта.
04.10.2023
Бүген музей хезмәткәрләре «Хәзинә» дип исемләнгән мәдәни- мәгариф чара белән «Чулпан» балалар лагерында булып кайттылар. Лагерның 3 отрядыннан катнашкан балалар әлеге чарада «Татар милли киемнәре» вакытлы күргәзмәсе белән таныштылар, видеоэкскурсия аша музейларга сәяхәт иттеләр, районыбызның тарихи урыннарын тасвирлаган презентация карадылар, «Татар яулыгын кию серләре» мастер- классында катнаштылар, «Башмакчы» милли уенын уйнадылар һәм «Миннән сиңа” викторинасын үттеләр. Ике сәгатькә якын вакыт сизелми дә үтте. Ә балалар, рәхмәт һәм әфәрин сүзләрен җиткерделәр.
